Материаллар  түбәндәге сайтка нигезләнеп эшләнде:
"Син мәктәпкә әзерме?” сериясеннән дөнья күргән, төсле матур рәсемнәр белән бизәлгән, сөйләшә торган әлеге уенчык-китапның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар алфавитын өйрәтү. Сүзләре иҗекләп бирелгән дүртьюллык шигырьләр ярдәмендә нәниләр уку күнекмәсе дә алалар, язма үрнәкләргә карап, хәрефләрне язарга да өйрәнәләр. Китап ахырындагы биремнәрне үтәп, алган белемнәрен ныгыталар."Нәниләргә әлифба” проектының авторы һәм китапның төзүчесе – Талия Шакирова, рәссамы – Ания Хисмәтова, хәрефләрне укучы – Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче номерлы татар гимназиясе укучысы Илүзә Гыйлаҗетдинова. Китапта шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты Җәүдәт Дәрзаманның "Безнең әлифба” шигыре кулланылган.
Әлеге китабында шагыйрь нәниләрне авыл ишегалдында яшәүче кош-кортлар, хайваннар белән таныштыра. Анда комда коенучы күркә дә, күлгә таба йөгерүче үрдәк тә, ара-тирә бакчага кергәләп чыгучы кәҗә дә, ишегалдын саклаучы эт тә һәм башка күп кенә йорт хайваннары һәм кошлары бар.
Китапның рәссамы – Илдус Әҗемов. Ул картон кәгазьдә басылган. Татарстан китап нәшрияты
Картон кәгазьдә эшләнгән әлеге китапта күренекле балалар язучысы Абдулла Алишның "Койрыклар” әкияте урын алган. Төсле матур рәсемнәрне рәссам Рөстәм Хәбибуллин ясаган.Татарстан китап нәшрияты
Китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалимнең балалар өчен язылган шигырьләре һәм хикәяләре рәссам Илдус Әҗемов бизәлешендә тәкъдим ителә.
 Татарстан китап нәшрияты
Шагыйрә Халисә Мөдәррисова бу китабында укучыларга проза әсәрләрен тәкъдим итә. Заманның рухи һәм социаль проблемаларын кыю күтәреп, тормыштан хакыйкать һәм гармония эзләп, үзенчәлекле каләм белән язылган повесть, хикәяләр әдәбият сөючеләр күңеленә хуш килер. Татарстан китап нәшрияты
Китапта күренекле рус язучысы Виталий Бианкиның хайваннар, кошлар турындагы әсәрләре туплап бирелә. Укучы Дага Түш, Сары Тамак, Чи-чи кебек әкият геройларына ияреп, маҗаралар дөньясына чума, табигать күренешләре белән таныша.Татарстан китап нәшрияты
Китапта Сәмига Сәүбанованың балалар өчен язылган, рәссам Илдус Әҗемов рәсемнәре белән бизәлгән әкияте урын алган.Татарстан китап нәшрияты 
 
Рус һәм татар телләрендә дөнья күргән китапта танылган рус халык әкиятләре тупланган. Аларны татарчага Люция Гыйззәтуллина тәрҗемә иткән. Җыентыкны Нияз Хаҗиәхмәтов белән Елена Лакиза бизәгән. Татарстан китап нәшрияты
Китапка тупланган өр-яңа повесть-хикәяләрдә, нигездә, совет чоры кешеләренең гыйбрәтле язмышлары, кичергән авырлыклары һәм якты хыяллары тасвирлана. Язучының шулай ук үзгәртеп кору елларын яктырткан әсәрләрендә көндәлек тормышыбыздагы гадәти күренешләр җылы юмор белән сурәтләнә. Татарстан китап нәшрияты
Күренекле язучы Әхәт Гаффарның әлеге китабына Габдулла Тукайның бала чагы хакындагы "Дәрья башы” повесте, татар халкының яшәве, көнкүрмеше, хыял-омтылышлары турындагы "Бодай бөртеге һәм тегермән ташы”, "Богау” романнары һәм хикәяләре туплап бирелә. Татарстан китап нәшрияты
Китапта Шарль Перроның "Көлсылу”, Якоб һәм Вильгельм Гриммнарның "Бәллүр шар”, Ганс-Христиан Андерсенның "Патшаның яңа киеме” әкиятләре татарчага тәрҗемәдә, рәссам Фәридә Ризаева бизәлешендә бирелә.
Язучы Нәзифә Кәримованың бу китабына хикәяләр, повесть, пьеса, җырлар һәм шигырьләр тупланган. Көндәлек тормыш вакыйгаларын җете сурәтләрдә тасвирлап, җанлы образларда чагылдырган бу әсәрләр китап укучылар күңелен җәлеп итәр. Татарстан китап нәшрияты
Әлеге саллы басмада һәркемнең күңел түрендә яшәгән, күпләр яраткан "Салам-Торхан”, "Шомбай”, "Камыр батыр”, "Ак бүре”, "Гөлчәчәк” һ. б. татар халык әкиятләре урын алган.
Татарстан китап нәшрияты
"Татар прозасы” сериясе кысаларында дөнья күрә торган беренче китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай һәм РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Аяз Гыйләҗевнең татар әдәбиятының алтын фондын тәшкил иткән "Әтәч менгән читәнгә”, "Җомга көн, кич белән...”, "Өч аршын җир”, "Язгы кәрваннар” повестьлары урын алган.Татарстан китап нәшрияты
Китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның талантын һәм иҗат үзенчәлеген билгели алырлык, чагыштырмача кыскарак күләмдәге шигырьләре тупланган. Төрле елларда язылган бу шигырьләр ике телдә – татарча һәм русчага тәрҗемәдә бирелә. 
Равил Фәйзуллин. Мәңгелек мизгел: шигырьләр = Вечность мгновения: стихотворения. Татарстан китап нәшрияты